Татар балаларына "Кабан күле хәзинәләре" күрсәтеләчәк
6 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
8 августта, Ураза гаете көнендә, Татарстанның “Милләтебез хәзинәләре” лагерендә ял итүче балаларга республиканың “Татаркино” дәүләт мәдәният учреждениесе белән берлектә “Мир” кинотеатрында “Кабан күле хәзинәләре” фильмы күрсәтеләчәк.
Бу көнне бөтен Россия буенча җәйге лагерьгә җыелган татар балаларына Казанга экскурсия оештырылачак. Соңыннан балалар сихри Казанны экраннарда күрәчәк.
Мәгълүм булганча, “Милләтебез хәзинәләре” җәйге профильле сменасы – Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни мохтарияте һәм “Идел” яшьләр үзәгенең уртак проекты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru