Татар халык авыз иҗаты буларак әкиятләр
10 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Казан дәүләт университеты читтән торып уку бүлегенең IV курс студенты Садыйкова Г.Г.
- Бүген без сезнең белән әкиятләр турында сөйләшербез. Безгә бүген кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Бу кем, укучылар?
- Төлке.
- Бу кем?
- Дию.
- Бу кем?
- ...
- Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Алар безгә дәресне алып барырга булышырлар. Укучылар, ә хәзер без сүзне Төлкегә бирик. Ул үзе белән таныштырып үтәр. (Магнитофоннан тыңлау).
- Мин әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә башкарам. Чөнки мин хәйләкәр һәм барысын да алдый алам. Әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса бу хайваннар турындагы әкият була. Бу төр әкият әкият жанрының иң борынгысы дип санала. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар халык авыз иҗаты буларак әкиятләр | 7.89 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: