Татарстандагы мәктәпләр рейтингы нәтиҗәләре
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр иң яхшы 100 мәктәп рейтингын төзегән. Аның нәтиҗәләре, бер яктан, көтелгән булса, икенче яктан гаҗәпкә салган. Әйтик, башкаланың танылган уку йортларын артта калдырган авыл мәктәпләре дә табылган.
Рейтингны төзүчеләр аңлатканча, бәяләү өчен критерийлар сыйфатында түбәндәге күрсәткечләр алынган: мәктәп тәмамлаучыларның рус теле һәм математика буенча уртача баллары; 80 һәм аннан да артыграк бал туплаучылар саны; мәҗбүри фәннәр буенча имтихан тапшыра алмаган, шунлыктан аттестатсыз калган укучылар саны; Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны. Шул ук вакытта барлык күрсәткечләр дә чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саны белән чагыштырылган һәм шуннан соң гына уку йортына бәя бирелгән.
Рейтингта Казанның 131 нче физика-математика лицее - беренче, ә Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның дүртенче урынны алуы берәүгә дә көтелмәгән хәл булып тоелмагандыр. Шул ук вакытта Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее һәм 26 нчы гимназиясе икенче һәм өченче урыннарны биләгән.
- Башкала мәктәпләре белән көрәшүе бик авыр, чөнки алар өчен КФУ тырыша, шуңа да карамастан, без дә махы бирмибез, - дип шәрехләп үтте үз уңышларын 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальников. – Гимназистлар, укытучылар һәм ата-аналарның тырышлыгы белән без Казан мәктәпләрен артта калдырырга мөмкин икәнлеген раслый алдык.
Шулай ук Бөгелмәнең аерым фәннәрне тирәнтен укыту буенча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе дә беренче бишлектә.
Ә рейтингның аутсайдерлар бишлегенә (96-100 урыннар) Зәйнең 4 нче, Буаның 1 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта белем бирү мәктәбе, Карабашның 2 нче (Бөгелмә районы), Азнакайның 4 нче һәм Түбән Каманың аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 10 нчы урта мәктәбе кергән. Буаның 1 нче мәктәбе директоры Рамил Кәлимуллинның әлеге яңалыкка мөнәсәбәте мондый:
- Май аеннан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә башладык, БДИ тапшыра торган фәннәргә күбрәк игътибар бирәбез. Төрле конкурсларда катнашырга тырышабыз, “Ел укытучысы” бәйгесенә ел саен берничә кешене җибәрәбез, мин үзем дә республика буенча 2012 елның иң яхшы директоры. 97 нче урын арттарак инде әлбәттә, унлыкка керәсе килә...
Казанның 18 һәм 39 нчы инглиз телендә белем бирүче махсус мәктәпләре дә рейтингтагы үз урыннарыннан канәгать түгелдер, мөгаен. Алар 81 һәм 82 нче баскычта урнашкан. Шул ук вакытта Апасның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта мәктәбе шактый абруйлы 24 нче урынны алган. Нурлатның 2 нче мәктәбе - 25, Үсәли мәктәбе (Мамадыш районы) 30 нчы баскычларны биләгән.
Безгә мәгълүм булганча, рейтинг Интернетта урнаштырылганнан соң, аның нәтиҗәләреннән канәгать булмаучылар үзләренең ризасызлыгын җиткерү өчен аны төзүчеләр белән элемтәгә керергә ашыккан. Әйтик, күп кенә директорлар БДИ нәтиҗәләре мәктәпләрне бәяләүнең төп критерие булырга тиеш түгел дип саный, чөнки һәр БДИ кампаниясендә коррупциягә бәйле низаглар куба. Шуңа да карамастан, мәктәпләрне бәяләүнең анык һәм гади ысулын уйлап тапмаганнар...
Мәгариф һәм фән министрлыгы, укучылар саны күп булган мәктәпләрдән тыш, 14 баладан да ким булган аз комплектлы мәктәпләр рейтингын да төзегән. Бу исемлектә дә 100 мәктәп һәм алар барысы да авылныкылар. Саба районының Курсабаш, Тукай районының Бәтке һәм Буа районының Адав-Толымбай урта мәктәпләре беренче өчлеккә кергән. Исемлекнең ахырында - Әлмәт районының Ямаш, Лаеш районының Урта Девятово һәм Яңа Чишмә районының Черемуха бистәсе мәктәпләре.
Шунысы игътибарга лаек, аз комплектлы мәктәпләрне тәмамлаучылар арасында Аксубай районыннан бер укучы гына быел аттестат алмаган, шул ук вакытта 14 кешедән артык укучы белем алган мәктәпләрдә икеле капчыклары бишкә җиткән.
Рейтинг белән mon.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: http://www.intertat.ru