Татарстандагы “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасына Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан балалар килә
Чал Идел елгасының сул як ярында - Лаеш районы Боровое Матюшино элиталы бистәсендәге “Идел” яшьләр үзәге базасында 5-18 августта, нигездә, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче татар балалары өчен “Милләтебез хәзинәләре” җәйге сменасы эшләячәк. Быел анда 167 бала ял итеп, рухи һәм физик яктан баеп, шомарып кайтачак. Чөнки “Милләтебез хәзинәләре” сменасының максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда татар теленә һәм әдәбиятына, тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, үз ишләре белән аралашу мөмкинлеге бирү, лидерлык сәләте булдырып үстерү.
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге” дәүләт оешмасы оештыра.
Аерым алганда, профильле сменага бу юлы 167 татар баласы Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәү, Әстерхан, Оренбург, Самара, Ульяновск, Төмән, Свердловск, Чиләбе, Новосибирск өлкәләреннән (РФнең барлыгы 14 төбәгеннән) һәм хәтта Казахстан Республикасыннан җыелачак.
Бүген, “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы эшчәнлеге турында ачыклык кертү, үзенчәлекләрен аңлату нияте белән, “Татмедиа” ААҖ пресс-мәйданчыгында журналистлар белән очрашкан Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова (фотосурәттә - уңда) белән “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллина шундый белешмә бирде.
Әйтүләренчә, сменаның программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле итеп төзелгән. Балаларга 14 көндә генә татар телен өйрәтеп булмаса да, көн саен татар теле дәресе укытыла. Физкультура, спортка да игътибар зурдан була, мисалга, волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышлары оештырыла. Вокал, бию, тарих, кул эшләре, журналистика, милли көрәш, татар ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә, шул өлкәдәге сәләтләрен камилләштерә. Смена дәвамында үткәреләчәк "Татар гүзәле", "Супер малай", "Танцпол йолдызы", "Моңлы сандугач" кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә. Лагерь кысаларында үткәрелгән "Сабан туе", "Аулак өй" кебек чараларда милләтебезнең яшь буыны татар милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша. Моннан тыш, Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру, музейларга, театрларга бару, мисалга, “Башмагым” спектаклен тамаша кылу, борынгы һәм изге Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылу ниятләнә, дип сөйләде Л.Төхфәтуллина. Аның сүзләренчә, Удмуртия, Әстерхан, Екатеринбургтан зур төркемнәр әйдаманнары белән килә. Казакъстаннан исә әти кеше кызларын үз машинасы белән ел да шунда махсус алып килә.
Миләүшә Шәрәпова сүзләренчә, сменадан соң арадан “иң тереләре”, теге яки бу юнәлеш белән кызыксынучы-мавыгучылары “Татар балалар лидеры мәктәбе”нә сайлап алына. Чөнки татар яшьләр оешмалары белән тыгыз элемтәдә булган актив татар балаларын барлау, аларга методик булышлык күрсәтү, белемнәрен үстерү максатыннан, татар милли-мәдәни автономияләр каршында татар балалары белән эшләү буенча шундый аерым юнәлеш булдырылып, һәр елның ноябрь аенда татар балалар лидеры мәктәбе уздырыла. "Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасына татар балаларын җирле милли-мәдәни мохтарият һәм шундый милли иҗтимагый оешмадагылар ел дәвамында актив эшләгән балаларны сайлап алып җибәрә. 14 көнлек юллама бәясе – 6 мең 300 сум. Бу чыгымнарны яки әти-әниләр түли, яисә урыннардагы милли оешмалар химаячылар ярдәмендә күтәрә, төгәлрәге, милли актив балаларга канат кую өчен, юллама белән бүләкли. Моннан тыш, әйтик, хакимият белән тыгыз элемтәдә эшләгән Иваново өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте балаларның юлламасын җирле хакимияттән каплата алган. Шул рәвешле, юллама төрле урында төрле чыганактан түләнелә. Һәрхәлдә, бу балалар мөмкин кадәр милли рухта үсә, соңыннан милли-мәдәни оешмаларга тарту буенча эш алып барыла.
"Милләтебез хәзинәләре" сменасына ел саен Россиянең ике дистәләп төбәгеннән татар балалары җыелып ял итә. Анда Россия Федерациясе төбәкләреннән генә түгел, төрле елларда Казакъстан, Үзбәкстан, Латвия, Литвадан килгән яшь милләттәшләребез үзләренең тарихи Ватаннарында булып киткән. Тарихка күз салып, М.Шәрәпова шуны искәртте: бу уникаль смена эшчәнлеген 2000 елда Яшел Үзән районындагы таушалып беткән “Мечта” лагеренда башлаган һәм анда 3 җәй рәттән эшләгән иде, аннары 3 ел Казанның “Байтик”, Биектау районындагы “Родничок” лагерьларында, Петровский бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә 2 ел һәм, ниһаять, соңгы 2 ел иң яхшы шартлы “Идел” яшьләр үзәге базасында яшьләрне туплый. Сменага 10-16 яшьлекләр чакырыла диелсә дә, чынлыкта, ул кысалардан чыгарга туры килә: 7-8 яшьлекләр дә, 17 яшьлекләр дә бик теләп килә, төгәлрәге, соңгылары үзләре алуны үтенә, ди Л.Төхфәтуллина.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru