Иске татар бистәсендә "Татар утары" эшли башлады
2 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
1 августта Казанда сынау режимында иске татар бистәсендә "Татар утары" эшли башлады. Ул Мәрҗәни урамындагы архитектура һәйкәле булган Сабитовлар утарында урнашкан.
Комплекска татарларның көнкүрешен күрсәтүче музей, халык сәнәгате галереясы, милли һәм Европа ашларын тәкъдим итүче ресторан һәм кафелар керәчәк.
Чыганак: http://tatarile.org