Татарстанның иң яхшы мәктәпләре рейтингы дөнья күрде
Татарстанның иң яхшы мәктәпләре йөзлеген Казанның Вахитов районы 131 лицее җитәкли.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлеген белдерде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәмәтова сөйләвенчә, рейтинг төзегәндә түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алынган: рус теле, математика буенча БДИның уртача баллы, БДИ бирә алмаучылар өлеше, 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючылар саны, бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары.
Татарстанның иң яхшы мәктәпләре йөзлеген Казанның Вахитов районы 131 лицее җитәкли. Шулай итеп:
2 нче урын (гомум исемлектә 4 нче) – КФУ каршындагы им.Н.И.Лобачевский исемендәге лицей;
3 нче урын (8 нче) - 7 нче лицей-интернат (Яңа Савин районы);
4 нче урын (9 нчы) –7 нче гимназия (Яңа Савин районы);
5 нче урын (11нче) –19 нчы гимназия (Идел буе районы);
6 нчы урын (14 нче) –122 нче гимназия (Мәскәү районы);
7 нче урын (17нче) – 36 нчы гимназия (Авиатөзелеш районы);
8 нче урын (20 нче) – 5 нче гимназия (Авиатөзелеш районы);
9 нчы урын (23нче) – «Елена Сервис» (Мәскәү районы);
10 нчы урын (26 нчы) – 4нче гимназия-интернат (Киров районы).
Шулай ук ТР ның иң яхшы уку йортлары арасында Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт мәктәпләре дә бар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru