Чигәргә өйрәнәсең килсә, музейга кил
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музенда “Наследие” - “Мирас” күргәзмәсе эшли. Анда татарлар осталарының буыннан-буынга килгән этнография материаллары урын ала. Традицион мәдәниятны үстерү үзәге тарафыннан оештырылган экспедицияләр вакытында табылган экспонатлар да урын алган биредә.
Күргәзмәдә өйдә сугылган борынгы сөлгеләр, йорт җиһазлары, милли кием, көндәлеккә кия торган аяк киемнәре һ.б дә бар. Шулай ук монда бүгенге көн рәссам-һөнәрчеләренең иҗади эшләре белән танышырга мөмкин.
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее “Мирас” күргәзмә уңаеннан мастер-класслар да оештыра. Биредә һәр теләгән кеше “тамбур” техникасында чигәргә өйрәнә ала.
Халыкта элмә яки татар чигүе элек-электән популяр булган. Әбиләребез балачактан алып, гомер киченә кергәнче чигү чиккәннәр. Озын, кышкы кичләрдә алар берәр йортка җыелып, сөлге, өстәл җәймәләре, кулъяулык, башяулык, тәрәзә пәрдәләрен бизәп чиккәннәр. Чөнки кыз баланың бирнә туплаганда сандыгы чигелгән әйберләрдән тулып торырга тиеш булган.
Һәр җомга көнне 13.00дән 19.00 сәгатькә кадәр сез музейга килеп, үз кулларыгыз белән сәнгать әсәре тудыра аласыз.
Чыганак: http://www.intertat.ru