Чаллылар "Ватан тарихы" дәреслеген тыюны дәгъвалап йөри
Шушы көннәрдә Мәскәү шәһәр суды Яр Чаллы кешеләре биргән искны кире какты. Чаллылар 6–7нче сыйныфлар өчен “Ватан тарихы” дәреслеген тыюны дәгъвалап йөриләр.
Әлеге хезмәттә татарларга карата тискәре фикерләр, милли горурлыкны мыскыл итүче сурәтләр бар. Әйтик, иллюстрацияләрнең берсендә рус сугышчыларын учакта кыздырган татарлар сурәтләнгән.
Дәреслекнең бизәүче–рәссамы Никита Ордынский әлеге рәсемнең килеп чыгышын төгәл генә әйтә алмый. Мөгаен, ул Көнбатыш Европа елъязмасыннандыр, дигән фикер чыгара. “Бу рәсемдә татар–монголлар сурәтләнмәгән булырга да мөмкин, чөнки ул чорда Көнбатыш Европа халкы бу исем белән хәтта русларны да атаган”, – ди ул. Өстәвенә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы да дәреслекнең бар таләпләргә дә туры килүен ассызыклый. Нәтиҗәдә, искны кире кагалар. Ләкин Чаллылар суд чыгарган карар белән килешми, алар көрәшне дәвам итәргә җыена.
Чыганак: www.5ballov.ru