belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанда XIII гасырга караган хәзинә тапканнар

Татарстанда XIII гасырга караган хәзинә тапканнар

1 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстанда XIII гасырга караган хәзинә тапканнар

Археологлар Болгар шәһәрлегендә XIII гасырга караган хәзинә тапканнар. Бу хакта Россия Фәннәр Академиясенең сайтында хәбәр ителә.

Хәзинә 160 көмеш коелма, 2 көмеш беләзек һәм көмеш ук очыннан гыйбарәт. Агач токымнары һәм каен тузы калдыкларына карап, хәзинәнең агач тартмачыкта саклануын ачыклаганнар. Белгечләр сүзләренчә, көмеш коелмалар бигрәк тә Идел Болгарстанына хас күренеш, чөнки бу төбәктә үлчәнмәле көмеш акча вазыйфасын башкарган.

Чыганак: http://tatarile.org

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.08.2013 - 09:20):https://belem.ru/node/4175