belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Яңа уку елына әзерлек бара

Яңа уку елына әзерлек бара

31 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Яңа уку елына әзерлек бара

Җәйге практиканы үтүче укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәтәләр.

Югары Ослан муниципаль районы Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Укытучылар һәм мәктәп эшчәннәре көче белән мәктәптә ремонт эшләре алып барыла. Идәннәр, парталар буялды, сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар чиста итеп юылды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.

Мәктәп янын да чисталыкта тотуга зур игътибар бирелә.

Җәйге практиканы үтүче укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәтәләр. Укучылар чәчәк түтәлләрен карыйлар, тирә яктагы чүпләрне җыялар, сукмакларны себерәләр. Шулай ук мәктәп янында үскән күпъеллык үләннәрне чалгы белән чабып, җыеп алдылар.

Яңа уку елы башланырга вакыт аз калып бара. Мәктәп яңа уку елында укучыларны каршы алырга әзер.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 31.07.2013 - 12:14):https://belem.ru/node/4173