Казанда булачак IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасына санаулы көннәр калды
ТРга балалар Җир турында белем эстәргә, палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология буенча белемен гамәлгә килә.
1-10 августта Татарстан башкаласы Казанда, төгәлрәге, “Солнечный”, “Заречье” балаларны сәламәтләндерү лагерьларында IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы уздырыла. Аның тантаналы ачылышы “Солнечный”да 2 август сәгать 11гә билгеләнгән һәм ул чарага РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак махсус килергә җыена.
Мондый төр олимпиаданы, мәгариф учреждениеләрендә укучыларда актив тормыш белән яшәүгә караш формалаштыру, ватанпәрвәрлек һәм Россия табигатенә, минераль байлыкларына мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларга ярдәм кулы сузу һәм Россия геология фәне традицияләрен саклау һәм алга таба тарату, туган якны геологик яктан өйрәнү эшен үстерү максаты белән, Россия җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы һәм Россия геология җәмгыяте оештырган. Шулай да, яшүсмерләрнең геологик берләшмәләре (яшь геологлар партияләре, отрядлары, түгәрәкләре, клублары) эшчәнлеген өстәмә белем бирү һәм һөнәри юнәлеш алу формасы буларак пропагандалауга, балалар һәм яшүсмерләрнең геологик берләшмәләре җитәкчеләре һәм балаларының Җир фәне турында белем, тәҗрибә уртаклашу, белемнәрен һәм шуларны гамәлдә эшкә җигүләрен тикшерү мәйданчыгы итүгә төп игътибар бирелә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары матбугат хезмәтеннән алынган белешмә буенча, IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында Россия Федерациясенең 31 субъекты командалары (алар 10ар кешедән тора), шулай ук чакырылган Украина, Беларусь, Казакъстан, Таҗикстан, хәтта Монголия командалары катнашачак. Җиңеп чыккан командага исә яшь геологларның киләсе Бөтенроссия слетына (Казанга кадәр ул Томскида уздырылган) өстәмә квота бирелә.
Оештыручылардан алынга мәгълүмат буенча, олимпиада барышында геологик ярышлар уздыру ниятләнә: “Геологик маршрут”, “Геологик киселеш”, “Палеонтология”, “Минералогия һәм петрография”, “Гидрология”, “Радиометрия”, “Юдыртып файдалы казылмалар эзләү”, “Иминлек техникасы нигезләре”, “Кырда торыш оештыру”, “Геологик хисап”, “Геологик һәйкәлне сурәтләү”. Шулай ук геологик конкурслар да әзерләп куелган: “Геология һәм без”, “Фотография”, Рәсем”, “Таштан эшләнмә ясау” темаларына күргәзмәләр.
Шул рәвешле, яшь буынның геология җене кагылганнары Татарстан төбәгенә Җир турында белем эстәргә килә, мәктәп балаларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженерлык геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һ.б. буенча алган белемнәрен гамәлдә файдалану юнәлешендә эш оештырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru