belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Чиләбе яшүсмерләре татар мәдәнияте белән таныша

Чиләбе яшүсмерләре татар мәдәнияте белән таныша

30 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чиләбе яшүсмерләре татар мәдәнияте белән таныша
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

24 июль көнне Чиләбе өлкәсенең Тургаяк күле буенда «Мәдәниятләр диалогы» фестивале узды. Кагыйдә буларак, әлеге чарада балалар лагерьларында ял итүче яшүсмерләр катнаша.

Чараның төп оештыручылары - Чиләбе өлкәсенең Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, Халыклар Дуслыгы йорты һәм төрле милли-мәдәни берләшмәләр. Шунысын да билгеләп узу кирәк, фестиваль быел инде икенче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты - төрле биремнәр һәм мастер-класслар аша балаларга Көньяк Уралда яшәүче милләт вәкилләренең мәдәниятләре турында сөйләү, төрле милләттәге яшүсмерләрдә бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү, үз телләренә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту.

Быел әлеге чара тагын да зуррак масштабта үткәрелгән, оештырылган мастер-класслар саны да арткан. Милли-мәдәни оешмалар арасында татар һәм башкорт мәдәни үзәкләре эшчәнлеге башкалардан аерылып торган. Алар яшүсмерләр өчен махсус ике юрта әзерләгән. Әлеге йортлар кунакларга татар һәм башкорт мәдәниятләре, аларның милли үзенчәлекләре, халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләгән. Татар телендә шәҗәрә әзерләү буенча дәресне балалар аеруча ошатты, дип хәбәр итә Уралпресс.ру мәгълүмат агентлыгы.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.08.2014 - 18:11):https://belem.ru/node/4169