Быел Зәй шәһәре һәм районында I сыйныфка 550 бала барачак
30 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән.
Зәйдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е – шәһәрдә, 86сы – авылларда.
Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Димәк, аларга ярдәм кирәк булачак. Мәктәпкә баручыны җыю бүгенге көндә 10–12 мең сумга төшүен искә төшерсәк, бу балалар ярдәмгә чынлап та мохтаҗ. Зәйлеләр мондый акциядә ел саен катнаша. Шәфкатьлелек елында акция югары дәрәҗәдә оештырылыр дигән өмет бар, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru