Татарстанда Президент академиясенең II җәйге кампусы үз эшен төгәлләде
Кичә “Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлек территориясе” II халыкара яшьләр мәгариф форумын ябу тантанасы булды.
Җәйге кампус матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучыларга РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов, “АКИГ” компанияләре төркеме күзәтү советы рәисе Виктор Толмачев һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте.
“Сез үзегезгә, дусларыгызга, командага, үз көчегезгә ышандыгыз. Сез кайтып китәсез, ләкин сез ике атна дәвамында туплаганны саклый аласыз. Бер нәрсәдән курыкмагыз – алга барыгыз, монда тапкан дусларны онытмагыз”, - диде Виктор Толмачев.
Юрий Камалтынов катнашучылар Татарстанда булып, республиканың мөмкинлекләрен бәяләп, академияне тәмамлаганнан соң, үз сәләтләрен тормышка ашыру өчен, төбәккә килерләр, дигән өметен белдерде.
РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов “Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлек территориясе” II халыкара яшьләр мәгариф форумын уңышлы тормышка ашыруда актив катнашкан оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Мактаулы кунаклар форум лидерларына сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. “Иң яхшы проект” номинациясендә “Сәламәт яшәү рәвеше” һәм Find-a-Guide мобиль кушымталар авторлары, шулай ук балалар йортларыннан чыгучыларны адаптацияләү буенча социаль программаны эшләүчеләр бүләкләнгән.
“Иң яхшы команда” исемен бизнес һәм эшмәкәрлек факультетының 1 төркеме алган – студентларга цифрлы фоторамкалар бирелгән. “Иң яхшы студент” исеменә бизнес һәм эшмәкәрлек факультеты студенты Анастасия Алпатова, иҗтимагый һәм социаль проектлар факультеты студентлары Александра Бодрова һәм Кристина Паламарчук, дәүләт идарәсе һәм үсеше факультеты студенты Дарья Карпова лаек булган.
Кичке чараларның нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда дип, дәүләт идарәсе һәм үсеше факультетының 3 нче төркеме табылган, катнашучыларга чараның генераль партнерыннан уникаль торт бүләк ителгән.
Тантана соңында, иң яхшы студенлар кампусның флагын төшергәннәр, барлык катнашучылар үз теләкләрен язып, һавага шарлар җибәргәннәр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru