Быел Казанда БДИдән иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның күбесе Вахитов һәм Яңа Савин районнарыннан
Быелгы имтихан нәтиҗәләре буенча 128 казанлы максималь 100 балл алуга ирешкән.
Быел Казанда барлык предметлар буенча диярлек Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре узган елга караганда югарырак булган. Имтиханнар буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның күбесе Вахитов һәм Яңа Савин районнары мәктәпләреннән. Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валентина Афонская шул хакта хәбәр итте. Киңәшмә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин рәислегендә узды.
Укучыларның мәҗбүри тапшырырга тиешле предметлар - рус теле һәм математика буенча уңышлары аеруча сөендерә. Көндезге мәктәпләрдә рус теленнән БДИ ның уртача күрсәткече, узган елга караганда, 2,3 баллга арткан. 2012 елда рус теленнән Казан укучылары уртача 67,3 балл җыйган булса, быел 69,6 балл.
Математика буенча күрсәткечләр тагын да зуррак – 8,8 баллга үскән. Узган ел әлеге предметтан Казан укучылары уртача 49,8 балл җыйган булса, быел – 58,6 балл. Математика буенча иң югары нәтиҗәләрне Вахитов, Яңа Савин һәм Идел бу районы белем йортлары күрсәткән. Химия буенча уртача күрсәткеч – 15 баллга, физика буенча уртача күрсәткеч – 12,3 баллга, алман теленнән – 11,5 баллга, тарихтан – 8,8 баллга арткан.
Алексей Песошин уенын-чынын бергә кушып Универсиаданың чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итүен искәртте. Быел инглиз теленнән Казанда БДИның уртача нәтиҗәсенең 17,6 баллга үсүен тагын ничек аңлатасың!
Валентина Афонская халкы миллионнан арткан Россия шәһәрләре арасында Казан укучылары балларының югары булуын ассызыклады.
Валентина Афонская Казанның чыгарылыш сыйныф укучыларының мондый уңышын хаталар өстендә нәтиҗәле эшкә бәйләп аңлатты. Быелгы имтихан нәтиҗәләре буенча 128 казанлы максималь 100 балл алуга ирешкән. Бу, узган елгы күрсәткечтән, 3,1 процентка югарырак. Аерым предметларга килгәндә, математикадан (5), химиядән (63), биологиядән (4), информатикадан (16), инглиз теленнән (6) рус әдәбиятыннан (3) максималь күрсәткеч бирүчеләр арткан. Ә менә рус теленнән һәм географиядән 100 балл җыючылар, узган елга караганда, бераз кимегән,ә тарих буенча узган елгы дәрәҗәдә калган. 8 укучы берьюлы ике предметтан 100 әр бал җыйган.
Валентина Афонская максималь күрсәткечләр биргән иң күп укучыны әзерләгән уку йортларының исемлеген аерым яңгыратып узды. Алар – КФУ карамагындагы Н. Лобачевский исемендәге лицей (16 кеше), 131 нче лицей (13 кеше), 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе (7), 116 нчы лицей, 8 нче, 19 нчы, 125 нче гимназияләр( 5 шәр кеше), 96, 122 нче гимназияләр, 62, 72, 132, 177 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре (3 әр кеше).
Ә менә 32 нче, 10 нчы, 134 нче, 67 нче һәм 97 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре БДИ буенча быел түбән нәтиҗәләр күрсәткән. Аларда 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган укучыларның өлеше 0-1,8 процент тирәсе генә. Гомумән алганда, Валентина Афонская 80 нән 100 гә кадәр балл җыйган укучылар санының да быел артуына игътибар юнәлтте.
Бердәм дәүләт имтиханы буенча минималь баллар чиген уза алмаучылар саны быел кимүен дәвам иткән. Бүген андыйлар саны 0,75 проценттан артмый. Бу – Татарстан, гомумән, Россия буенча күрсәткечтән түбән.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин быелгы югары нәтиҗәләрне яңа сыйфат дәрәҗәсенә үсү күрсәткече, дип саный. Аның фикеренчә, 80 һәм аннан югарырак балл җыючы чыгарылыш сыйныф укучылары санын тагын да арттыруга ирешергә кирәк, чөнки бу күрсәткеч чыгарылыш укучыларына вузлардагы бюджет бүлекләренә ишекләр ача.Ул БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингына да үз фикерен белдерде. “Мәктәпләрнең рейтингы җитди уйлану өчен җирлек. Иң яхшы гимназия, лицейларны билгеләп үткәндә, катлаулы социаль шартларда эшләүче мәктәпләр хакында да кайгыртырга, аларны балалар һәм ата-аналарны кызыктырырлык итү өчен ярдәм чаралары табарга тиешбез”, - дип ассызыклады ул.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валентина Афонская Казан укучыларының быелгы уңышның серен комплекслы чаралар нәтиҗәсе дип бәяли. “Узган ел нәтиҗәләр алай ук югары түгел иде. Шул нәтиҗәләрне анализлау буенча, 9-11 сыйныф укучылары белән эшләүче педагогларның квалификациясен күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкарылды.. БДИ га әзерлек уку елы тәмамланырга ярты ел кала гына башланмый, ә 11 ел дәвамында алып барыла. Шуны күздә тотып, белем бирү процессында катнашучының һәрберсенең нәрсә эшләячәге анык билгеләнгән модель булдырылды. Укучыларның, укытучыларның тырышлыгыннан тыш, профессиональ үсешне тәэмин итү, матди-техник базаны ныгыту буенча чаралар күрелә. Шәһәр, республика күләм проектларда катнашу да үз нәтиҗәләрен бирә”, - ди ул.
Ул имтиханнарда хокук бозуларның Казанда бик кимүен, быел иҗтимагый күзәтүчеләрнең башка елларга караганда күбрәк булуын (350 гә якын) искәртте.
Валентина Афонская шулай ук БДИда югары нәтиҗәләр күрсәткән һәм халыкара олимпиадаларда җиңгән укучыларның бер өлешенең Казанда калмыйча, Россиянең башка вузларына укырга керүен җиткерде (Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург мәгълүмат технологияләре, Механика һәм оптика университеты). “Казан вузлары хәзер талантлы балалар белән эшләү буенча күп чаралар уздыра. Хезмәттәшлекне башка дәрәҗәгә чыгарырга, бу процесска вузлардан тыш, егетләр һәм кызларны укып бетергәч эшкә урнаштырырга әзер булган предприятиеләрне дә җәлеп итәргә кирәк”, - ди ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru