Лагерь Идел Болгарстанына сәяхәт итә
2003 елдан башлап Татарстан Республикасы Милли музеенда фәнни-тарихи реконструкция бүлеге эшләп килә. Бүлек хезмәткәрләре музей экспозициясен яңа эшләнмәләр белән баету, төбәк тарихын өйрәнү максатыннан чыгып кызыклы чаралар оештыра.
Быел җәй Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни-тарихи реконструкция бүлеге хезмәткәрләре һәм «Витязь» клубы «Безнең тарих» («Наша история») лагереның чираттагы сменасын оештыра.
Балалар ике атна дәвамында шәһәр шау-шуыннан ял итеп, ерак тарихка сәяхәт кылачак. Татарстан Республикасы Лаеш районының Шуран авылы янында Кама елгасы ярында аларны палаткалардан төзелгән тарихны, төбәкне өйрәнү лагеры көтә.
Быел әлеге лагерьда ял итүчеләр Идел Болгарстаны чорына «әйләнеп кайтачак». Алар биредә XIII гасырда Кашан шәһәрендә яшәгән сугышчы, дин әһеле, һөнәрче булып, бакыр, җиздән бизәнү әйберләре ясап карый, шулай ук күн белән эшләү серләренә төшенә алачак. Балалар өчен театр, фехтование студияләре эшләячәк.
Лагерь 29 июльдән 11 августка кадәр эшли. Тулырак мәгълүматны 292-89-84, 292-66-17, 292-72-67 телефоннары аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә, Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.
Чыганак: http://intertat.ru