Быел Чүпрәле мәктәпләренә 18 миллион сумлык капиталь ремонт ясала
Чүпрәле муниципаль районында республика мәктәпләренә капиталь ремонт ясау программасы буенча быел районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали һәм Яңа Чокалы уку йортлары икенче сулыш ала. Шушы максатка 18 миллион сумга якын акча каралган.
Әлеге программа кысаларында төзекләндерү исемлегенә 30 елдан элек төзелгән мәктәпләр керә. Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Наил Шихрановның әйтүенә караганда, бинаны ул вакыттагы мәктәп директоры, сугыш ветераны Мостафа Алимов Чувашия Республикасыннан кайтарткан. Әлбәттә, күп еллар үтү агач бинаны шактый искерткән. “Стройсервис” җәмгыяте төзүчеләре иң башлап 528 квадрат метрлы түбәне профнастилга алмаштыралар, пластик тәрәзәләр куялар, нигезен ныгыталар. Хәзерге вакытта идән һәм диварларны төзекләндерү бара. Төзелеш материалларына кытлык сизелми. Авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов: “Шушы ук бинада фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак,-ди. –Тик менә бер юнәлештә урнашкан мәдәният йорты, мәктәп һәм ФАПка килү өчен яхшы юл булмау күңелне борчый. Бу хакта авыл халкы да һәр җыелышта проблема күтәрә. Аннан соң менә мәдәният йортыбызның түбәсеннән стена буйлап яңгыр сулары ага. Моны җитәкчелек тә белә. Бәлки ярдәм дә итәрләр әле”,- ди җирлек башлыгы.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru