Җәйге каникуллар чорында укучылар IT-чемпион конкурсында актив катнаша
Узган бер атна вакыт эчендә (18-25 июль аралыгында) IT-чемпион республика конкурсында катнашучылар саны 3 меңгә арткан. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында укучыларның логиннары сакланган шәхси кабинетлар саны 3976 га арткан, тагын 3420 кеше яңа кабинетлар булдырган.
Инде хәбәр ителгәнчә, IT-чемпион бәйгесе быел 1 мартта старт алган иде. Шул вакыт эчендә анда катнашучы мәктәп укучыларының гомуми саны 235 меңгә җитте, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында 229 мең яңа шәхси кабинет ачылды. Гомумән алганда, укучылар бу чорда конкурста катнашып 1,1 млн нан артык балл туплаган, шуның 82 мең баллы призларга алмаштырылган.
25 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Актаныш, Әтнә, Мөслим, Мамадыш, Теләче һәм Саба районнары вәкилләре - конкурста иң актив катнашучылар сафында.
Белгәнебезчә, бәйге ел азагына кадәр өч этапта уза. “Иң актив укучы” номинациясенең беренче җиңүчеләре май аенда бүләкләнгән иде. Чираттагы җиңүчеләрнең исеме сентябрьдә, аннары декабрьдә мәгълүм булачак, дип хәбәр итәләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru