Казан архитектура-төзелеш университеты Таврия Милли университеты белән Протокол төзегән
11 Jun, 2008 Сылу
Май ахырында Украинаның Симферополь шәһәрендә Таврия Милли университетында “Зыялылар, җәмгыятьнең күчеш чорында гражданнар арасында килешү эзләүдә аның роле” дип аталган халыкара фәнни конференция узган. Аның эшендә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының тарих һәм культурология кафедрасы җитәкчесе Светлана Никонова катнашкан.
Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә КДАТУ һәм Таврия Милли университеты арасында ниятләр турында Протоколга кул куелган. Әлеге документ ике университет арасында белем бирү, мәдәни һәм дуслык элемтәләрен яхшыртуны күз алдында тота.
Чыганак: "Татар-информ"