Яшел Үзәндәге сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү өчен 300 миллион сум акча кирәк
Яшел Үзәндәге Муса Җәлил исемендәге һәм “Чайка” лагерьларын заманчалаштыру планлаштырыла. Моның өчен 300 миллион сум акча таләп ителә.
“Чайка” лагерында алты ике катлы корпус төзү күздә тотыла. Анда заманча бәдрәф-ванна, яңа клуб, медпункт, 360 урынга исәпләнгән ашханә һәм төзекләндерелгән территорияләр урын алачак. Реконструкция өчен 250 миллион сум акча кирәк. Әгәр бу чаралар табылса, берничә корпус ел буе эшләячәк. Аларны кышын җылыту планлаштырыла. Барлыгы исә бу лагерь 300 баланы кабул итәчәк. Бүген исә биредә 200 тирәсе бала ял итә ала.
Муса Җәлил исемендәге лагерьның да кыяфәте үзгә төс алачак. Анда сәламәтлеген ныгытучылар саны 200гә кадәр җитәчәк. Биредә иске бинаны үзгәртеп кору күздә тотыла, шулай ук яңа корпус та төзеләчәк. Аны ике катлы итәчәкләр. Әлеге эшләр, бәлки, бу кышта ук башланыр. Беренче этапка акча җирле бюджеттан бүлеп биреләчәк. Ә лагерьны тулысынча яңарту өчен 50 миллион сум акча таләп ителә.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru