belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Светофор безнең дустыбыз

Светофор безнең дустыбыз

10 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Светофор безнең дустыбыз
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Балтач районы 3 нче номерлы Балтач балалар бакчасы тәрбиячесе Музепова Гүзәл Әхмәт кызы

Максат:
Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау:
Тар һәм киң юллар, светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, машина өлешләре, руль.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, миңа карагыз әле, бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин сезгә дә үземнең кәефемне җибәрәм. Сез тотып алыгыз да кәефләрегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я, кәефләрегез ничек?

Балалар (күрсәтәләр): Шәп (ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче ишекне ачып аюны алып керә).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә кем килгән?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Нәрсә булды сина аю?

Тәрбияче (аю булып сөйләшә): Минем бик тә машиналар күрәсем килгән иде, авылга килдем. Ә хәзер кайтыр юлны таба алмыйм.

Тәрбияче: Борчылма аю, без сиңа өеңә кайтырга булышырбыз. Безгә аюны урманга хәтле озатып куярга кирәк. Минем белән сәяхәткә барырга сез әзерме? Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята - киң һәм тар). Монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз икән? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Светофор безнең дустыбыз16.89 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 16:13):https://belem.ru/node/4103