Кол Шәриф
Казан ханлыгы йөз елдан артык вакыт дәвамында гына яши. Әмма татар халкы язмышында ул мөһим урын тота. Казан ханлыгы дигәч тә, иң беренче чиратта, аның хөкемдарлары искә килеп төшә. Алар арасында Кол Шәриф тә дәрәҗәле, үзенә лаеклы урыннарның берсен били. Тарихчылар арасында Кол Шәриф сатлык Шаһгалигә 1546 нчы елда кискен каршы чыккан Мансур сәеднең улы булган дигән фикер бар.
Кол Шәриф, кечкенәдән күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында үсә. Әти-әнисе, улларының киләчәген белгән кебек, аңа исемнең дә лаеклысын, җисеменә туры килешлесен бирәләр – Алланың кадерле, затлы, хөрмәтле колы. Саф әхлаклы һәм тирән белемле егетне 1546 нчы елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының җитәкчесе, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Кол Шәриф бөтен бер дәүләт – Казан ханлыгы халкы өчен намус аклыгы, әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек өлгесе булып саналган, гомерен акыл, әдәп белән игелекле юлда уздырган. Аның ислам ханнары һәм шәһәр халкы арасында абруе гаять зур булган. Аның белән очрашканда, хәтта Казан ханнары да, атта барса, аттан төшеп, җәяү барса, башын иеп, беренче сәлам бирергә тиеш була. Ул зур галим, мөдәрис буларак та таныла. Җәмигъ мәчет каршындагы мәдрәсәдә укыта. Моннан тыш ул күренекле дәүләт эшлеклесе дә әле. XVI гасырның беренче яртысында ул, Казан ханлыгы исеменнән илче сыйфатында, Мәскәүгә йөри, рус хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара. Бер үк вакытта ул – билгеле әдип тә. Кызганычка каршы, Кол Шәриф иҗат иткән әдәби әсәрләрнең бик азы гына сакланган. “Бакырган китабы”нда аның дүрт шигыре урын алган. Алар газәл, мөнәҗәт жанрында. Лирик герой Алланы зурлый, бөтен күңеле белән аңа тартыла. Автор дөнья белән мавыкмаска, үлемне һәрчак истә тотарга чакыра.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кол Шәриф | 15.56 KB |
Фикерләр
Альберт Ф
30 Август, 2014 - 21:54
Permalink
"Моннан тыш ул күренекле
"Моннан тыш ул күренекле дәүләт эшлеклесе дә әле. XIX гасырның беренче яртысында ул, Казан ханлыгы исеменнән илче сыйфатында, Мәскәүгә йөри, рус хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара." Уналтынчы гасырга үзгәртергә кирәк түгелме моны?