Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү
Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр
кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү” дигән методик тема
өстендә эшлим.
Максатым – укыту-тәрбия эшендә куелган проблемаларны уңай хәл итү, уңышка
ирешү, укучыны уйларга, фикер йөртергә, уйлаганын әйтергә өйрәтү.
Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Логик фикерләү, хәтер, иҗади сәләт турында әдәбият тупларга, аны өйрәнергә.
2. Логик эзлеклелектә файдаланыла торган метод-алымнардан файдаланырга.
3. Дәресләрдә укучыларның сәләтләрен искә алырга, укучыларга иҗади яктан якын
килергә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укыту – тәрбия процессында
яңа педагогик технологияләр белән беррәттән, мәгърифәтчеләребез, энциклопедист
галимнәр Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйриларның хезмәтләрен дә файдаланам.
Милли сыйныфларда татар әдәбиятын укытуны А.Яхинның авторлык
программасына нигезләнгән дәреслекләр белән алып барам. Бу дәреслекләр һәм укыту
программасы укучыларның логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерүне күздә тотып
төзелгән. Әдәби әсәргә бәя бирүнең 5 төрле ысулы әнә шуны күздә тота:
1. Әсәрне өлешләргә таркату.
2. Каршылык табу.
3. Кабатлау.
4. Сыйфат дәрәҗәсе.
5. Мәгънә табу.