Мөнәҗәтләр
Мөнәҗәт (гарәпчәдән) – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау дигәнне аңлата, дини–интим эчтәлекле әсәр. Шактый боронгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Халык иҗаты әсәрләренең төп сыйфаты – алар никадәр борынгырак булса, мәгънәләре шулкадәр серлерәк, тирәнрәк тоела. Мәсәлән, борынгы һәм бик боронгы мифологик хикәятләр, архаик дастаннар, мөнәҗәтләр дә шушы төркемгә керә.Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге еш кына хәзерге укучыга аңлаешлы түгел, телендә күп кенә гарәп сүзләре бар. Ә әсәрләр үзләре иң нечкә яшерен хисләрне белдерә. Тормыш авырлыгы бу иҗатчы кешене шундый хәлгә төшергән ки, гади җир кешеләренә мөрәҗәгать итү файдасыз. Мондый очракларда кеше бары мәрхәмәт иясе, кодрәтле Аллаһы Тәгаләгә генә ялвара ала. Менә шушындый халәттә йөрәк түреннән өзелеп чыккан ялвару – мөнәҗәтләр – шушы жанр әсәрләренең асылын тәшкил итә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мөнәҗәтләр | 23.93 KB |