Илфир Якупов ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең Театр Җитәкчеләре Шурасы рәисе итеп сайланды
Күптән түгел Азәрбайҗанның башкаласы Бакуда төрки җөмһуриятләр театр җитәкчеләре шурасының икенче утырышы булып узды. Азәрбайҗан дәүләт драма театрының корылуына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган бу чарага Башкортостан, Гагауз җире, Дагыстан, Казахстан, Кыргызстан, Төньяк Кипр, Тыва, Хакасия кебек төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең театр сәнгате вәкилләре катнашты. Татарстанны Галисгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Илфир Якупов тәкъдим итте.
Җылы атмосферада узган очрашуда ТӨРКСОЙ оешмасына нигез салынуга 20 ел тулу җәһәттеннән махсус нәшер ителгән “ТӨРКСОЙ театры“ альманахы тәкъдим ителде.
Шунысын да әйтеп узу кирәк: ТӨРКСОЙга әгъза илләрнең театр җитәкчеләре беренче тапкыр 2011 елда Анталиядә җыелган иде. Әлеге очрашуда алынган карар нигезендә аларны быел Азәрбайҗан мәдәният министрлыгы Бакуда кабул итте. Җыенда төрки дәүләтләрнең театрлары арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлекләре каралды, киләчәккә планнар корылды. Шул исәптән угыз төркиләренең мәшһүр “Дәдә Коркут” дастаны белән бәйле фестиваль үткәрү, төрки балалар театрларының альманахын булдыру, төрки телле театрлар берлеген кору турында карарлар алынды.
ТӨРКСОЙ оешмасына әгъза илләрнең театр җитәкчеләре шурасының чираттагы җыены 2014 елның июнь аенда Казанда булачак. Ул көнгә чаклы төрки театрлар җитәкчеләре шурасын Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Илфир Якупов җитәкләячәк.
Фикерләр
Раил Гатауллин
9 Июль, 2013 - 10:43
Permalink
Килешәбез
Сезнең фикерегез белән килешәбез. "Тәкъдим ителде" дип алыштырдык. Төп чыганакта ("Татар-информ") яңалык шулай бирелгән.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
9 Июль, 2013 - 09:23
Permalink
Танытылды? Тәкъдим ителде
Танытылды? Тәкъдим ителде дисәк?