«Чишмә аланында»
Максат: балаларны халкыбызның су буйларында уйнала торган кичке уеннары белән таныштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Бурычлар:
- туган җиргә, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү;
- балаларның сөйләмен, хәтер сәләтен, иҗади күзаллауларын үстерү;
- халкыбызның рухый байлыклары турында балаларның белемнәрен ныгыту, тулыландыру.
Җиһазлау: әби белән бабайга милли киемнәр, чигүле кулъяулык, чишмә өчен кирәкле материал, ясалма агачлар, чәчәкләр, яшел төстәге тукыма.
Техник чаралар: магнитофон тасмасында кош сайравын, чишмә агышын чагылдырган язмалар.
Бүлмә бизәлеше: урман аланы: агачлар, куаклар, чәчәкләр үсә; сул якта чишмә ага, кош сайраган тавышлар ишетелә.
Балалар белән алдан эш: җырлы уеннар, мәкальләр, чишмә турында шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як турында әңгәмәләр үткәрү; альбомнар, иллюстрацияләр карау, рәсемнәр ясау.
Тәрбияче белән музыка житәкчесенең хәзерлеге: балаларны дөрес итеп җырларга, биергә, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү; бәйрәм алды кәефе тудыру.
Бәйрәм барышы:
Алып баручы.
Күңелләргә шифа бирә
Салкын чишмә сулары.
Йөрәкләргә дәва бирә
Урманның һавалары.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
«Чишмә аланында» | 21.06 KB |