Кемеров өлкәсе укучылары судлаша
Кемеров өлкәсе укучылары Россия мәгариф тикшерүен судка бирергә җыена. Сәбәбе –2008 елда БДИны мәҗбүри бирдертү. Моңа каршы 44 мең укучы имзасы җыелган. Үз хокукларын яклап йөрүчеләр фикеренчә, быелдан ук БДИны мәҗбүри бирдертү мәктәп укучыларының конституциядә каралган хокукларын бозу санала.
Өлкә укучылары имтиханнарга аны ике варианта бирү мөмкинлегенә ышанып әзерләнгәннәр. Ләкин язгы каникул алдыннан БДИга альтернатива булмаячагы мәгълүм була.
Закон буенча БДИ 2009 елда гына мәҗбүригә әвереләчәк. Быел исә чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны ике варианта да бирергә хокуклы иде.
Моңа охшаш иск узган ел да бирелә. Ләкин ул вакытта дәгъва кылып йөрүчеләрнең эше, билгесез затларның хокукларын яклау мөмкин түгел, дигән сылтау белән кире кагыла. Быел исә алар билгесез түгел – 44 мең укучы.
Чыганак:www.5ballov.ru