belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте

5 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
ТР Актаныш районы Иске Айман мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Гөлүсә Васил кызы

Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк...
Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби (еламсырап):

Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.

Бабай:

И хатын, хатын... Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.

Әби:

Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте16.14 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Тематика: 
Габдулла Тукай
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 16:19):https://belem.ru/node/4085