Кызыл алмалар
Бөек Ватан сугышы толларына багышланган сәхнә күренеше
Вакыйга безнең көннәрдә бара.
Капка төбе. Утыргыч. Койма аша агачта кызыл алмалар күренә. “Әбиләр чуагы” җыры ишетелә (Нур Әхмәдиев сүзләре, Рәис Нәгыймов көе.) Әкрен генә Нәзифә әби чыга, караштырып йөренә.
Нәзифә әби:
Тагын көзләр җитә... Сагыш... Моң да бар ул көздә. Бүген нигәдер күңелем тыныч түгел. Нәкъ кырык бернең көзе кебек. Кызарып алмалар пешкән... Утырткан чәчәкләр дә шул урында... Бары чәчкәләре генә ул түгел... Соң ул чорда мондый затлы чәчәкләр бар идемени?! 18 яшьлек кызга ул көз бәхет китерергә тиеш иде бит... Их, Гитлер мәлгунь сугыш башламаса... Сәфәргалием белән чөкердәшеп яшәгән булыр идек.
(Кычкыра-кычкыра, күрше малае килеп керә.)
Фәнил:
Нәзифә әби! Нәзифә әби!
Нәзифә әби:
Әү, балам, әү! Әллә оныгым кайтканмы дип торам. Күршем икән. Әйдә, әйдә, ял итеп китәрсең. Сабак уку – бик кыен ул.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кызыл алмалар | 24.66 KB |