Күңелле кыш та җитте!
Максат: Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, хәрәкәт активлыкларын арттыру. Уен эшчәнлеге барышында бер-берсе белән аралашуга омтылыш үстерү. Балаларда уңай хисләр, бәйрәмчә кәеф булдыру өчен шартлар тудыру.
Материаллар һәм җиһазлар: хат, тылсымлы таяк, кар йомарламнары, обруч.
Бәйрәм барышы:
Инструктор:
Исәнмесез, балалар! Без кышкы спорт бәйрәменә җыелдык. Бүген без уйнарбыз, күңел ачарбыз. И-и, онытып торам икән әле. Бүген миңа иртән хат ташучы апа хат китерде бит әле.
Кыш кызы бүген монда безнең бәйрәм буласын ишеткән икән. Ә хәзергә, безнең кунагыбыз килеп җиткәнче, разминка ясап алыйк.
Разминка: “Куянкай”.
Инструктор:
Безнең кунагыбыз әле һаман килеп җитә алмый. Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз (буран чыккан тавыш ишетелә).
Инструктор:
Балалар, ишетәсезме? Тышта буран чыкты бугай. Әллә безнең кунагыбыз килеп җитте инде?
Кыш кызы:
Исәнмесез, балалар! Кар көртләре яудырып, бураннар уйнатып, сезнең янга ашыктым. Сезне сөендереп, бәйрәмгә ашыктым.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Күңелле кыш җитте.zip | 14.35 KB |