belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Кышкы урманга сәяхәт

Кышкы урманга сәяхәт

4 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Кышкы урманга сәяхәт
Ресурс авторы: 
ТР муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче 7 нче Актаныш балалар бакчасы” Садртдинова Ф.И.

Максат: Балаларны гомумүстерүче күнегүләрне (йөрү, йөгерү, үрмәләү, ыргыту) эшләүгә күнектерү. Балаларда хәрәкәт координациясе, тизлек, җитезлек, игътибарлылык үстерү. Балаларда уен персонажлары белән уйнаудан шатлану хисләре алуларына ирешү.

Инструктор:

Балалар! Әле күптән түгел генә менә моннан бер саескан очып китте. Очканда ул миңа бер хәбәр әйтте. Имеш ди, моннан ерак урманда зур алан бар ди. Шул алан уртасында матур итеп бизәлгән чыршы тора ди. Әйдәгез шунда барабызмы? Балалар, урманга бару бик җиңел булмас. Шулай да без авырлыкларны җиңәрбез дип уйлыйм. Урманда бик күп кар яуган. Кар көртеннән менә ничек барабыз (кулларны билгә куеп, тезләрне югары күтәреп йөрү). Кар көртләре бетте, монда бозлы юл башланды. Бозлы юлдан барабыз (аяк очларында йөрү). Безгә әзрәк ашыгырга кирәк (аяк очларында йөгерү). Инде тагын әзрәк атлап барыйк. Менә, балалар, без аланга килеп тә җиттек. Менә ул матур чыршы. Әйдәгез, чыршы тирәли басыйк та, күнегүләр эшләп алыйк.

Күнегүләр эшләү:

“Фонариклар”- Б.т.- төз басу. 1-2 кулларны кырыйдан өскә күтәреп фонариклар ясау. 3-4 б.т. ка кайту.

“Чыршы энәләре”- Б.т.- кулларны артка куеп төз басу. 1-2 алга иелү, кулларны алга сузу. 3-4 б.т. ка кайту.

“Агач ботакларыннан кар коела”- Б.т.- төз басу. 1-2 куллар белән тезләрнекочаклап чүгәләү. 3-4 б.т. ка кайту.

“Чыршы янында сикерәбез” – чыршы янына сикереп бару, аннан урыннарга сикереп кайту.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Кышкы урманга сәяхәт.zip15.01 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 16:43):https://belem.ru/node/4081