belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Әкияттә – кунакта

Әкияттә – кунакта

4 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Әкияттә – кунакта
Ресурс авторы: 
ТР муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче 7 нче Актаныш балалар бакчасы” Садртдинова Ф.И.

Максат: Балаларда шатлыклы кәеф булдыру; хәрәкәт активлыгына омтылыш уяту; бер-берсенә дуслык, иптәшлек хисләре тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлар: себеркеләр, ике зур туп, ике дуга, ике зур шакмак, алты обруч, ике туплы чиләк, ике кулъяулык, кечкенә шакмакчыклар.

Барышы:

Инструктор:

- Исәнмесез, балалар! Карагыз әле миңа, мин бүген ничек киендем! Бүген мин әкиятче булырмын. Мин бик күп әкиятләр беләм, аларны балаларга сөйләргә яратам. Ә сез шул әкияттәге геройларга карап яхшылыкка, юмартлыкка, дус булырга, иптәшләрегезгә ярдәм итәргә өйрәнегез. Ләкин безнең бит хәзер физкультура – күңел ачу булырга тиеш. Ә физкультурада әкият сөйләмиләр. Нәрсә эшләргә соң? (уйлана) Хәзер мин, нәрсә дә булса уйлап чыгарам!

Уйладым, таптым! (шатланып) Мин сезгә бүген әкиятләр сөйләмим. Мин сезгә әкиятләр турында, яки андагы геройлар турында табышмаклар әйтәчәкмен. Ә сез, балалар, табышмакларга җавап таба беләсезме?
Кая әле минем әкиятләр китабым? Тыңлагыз.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Әкияттә кунакта.zip14.68 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.08.2014 - 16:39):https://belem.ru/node/4078