belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Боерык фигыль

Боерык фигыль

3 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Башкортстан Республикасы Балтач муниципаль районы Иске Балтач авылы 1 нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аюпова Алия Нәби кызы

Максат:

Борык фигыль турында төшенчә бирү, аның мәгънәсен аңлату; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру; туган илгә, күренекле шәхесләргә карата ихтирам тәрбияләү, туган як табигатенең матурлыгын күрсәтү.

Материал: Асылгәрәева Р.Ә., Зиннәтова М.З. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәктәпләре 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2005 ел, 50-52 битләр.

Җиһазлау: Компьютер, проектор, дәрес буенча презентация, сүзлекләр, релаксация өчен музыка.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Методлар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, нәтиҗә чыгару.

Алымнар: аңлату, сөйләү, иҗади эш, сәнгатьле уку, тәрҗемә, ярыш.

Принциплар: күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, эзлеклелек, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, фәннилек.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon боерык фигыль буенча дәрес.zip8.67 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар теле (рус мәктәбе)
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.07.2013 - 11:08): https://belem.ru/node/4074