Мамадышның 87 нче һөнәри көллиятен быел 164 укучы тәмамлый
Мамадыш муниципаль районының 87 нче номерлы һөнәри көллиятен быел 164 дипломлы белгеч тәмамлады. Уку йортында чыгарылыш кичәсе булып узды. Актлар залында студентлар, аларның әти-әниләре, дуслары, туганнары җыелды.
Укуларның тәмамлануы һәм диплом тапшырылу белән яңа белгечләрне район башлыгы Анатолий Иванов котлады. Үзенең чыгышында район башлыгы техник белгечләргә районда ихтыяҗның зур булуын әйтеп узды. Көллиятне тәмамлаган һәр белгеч районда бүген үк эш таба ала. Әлеге уңайдан Мамадышта яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү буенча күп кенә программалар да эшләп килә.
Һөнәри көллият директоры Николай Егоров бу уку йортын тәмамлаучыларның югары техник әзерлеккә ия булуларын билгеләп үтте.
164 белгечнең күбесе инде иртәгәдән үк эшкә урнашачак, бары тик 10-12 проценты гына укуларын дәвам иттерергә җыена. Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучыларының 5 се кызыл дипломга ия, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/