Табын янына рәхим итегез!
2 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Яшел Үзән шәһәренең аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 15 нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яннаева Рима Хәйдәр кызының һәм инглиз теле укытучысы Антонова Ольга Ивановна
Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 6 сыйныф. Автор Р.Р.Нигъмәтуллина – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.
Дәреснең формасы: Интегральләштерелгән татар теле һәм инглиз теле дәресе
Максат:
- Татар һәм инглиз теле дәресләрендә алган белемнәргә таянып укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытуны дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.
- Укучыларның фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.
- Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
- Татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.
- Әйдәгез, табын янына үтегез!
- Барысыннан да авыз итегез!
- Чәйләрегез тәмле булсын!
- Тартынмагыз. Сыйланыгыз!
- Сыегыз өчен рәхмәт!
- Барысы да бик тәмле булды!
- Безгә дә кунакка килегез!
- Килүегез өчен рәхмәт!
- Тагын килегез!
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Табын янына рәхим итегез.zip | 324.07 KB |
Карточкалар.zip | 20.76 KB |
Ресурс төре: