Казан студентлары Пенза өлкәсенең татар авылларында фәнни сәфәрдә булып кайтты
КФУның Филология һәм сәнгать институты студентлары һәм мөгаллимнәре Пенза өлкәсе Каменка районының Кикино авылында диалектологик экспедициядә булып кайтты. Әлеге авыл - Пенза өлкәсендә урнашкан алты татар авылының берсе.
Кикино авылы беренче тапкыр татар авылы буларак 1745 елда искә алына. Авыл халкын ногайлардан килеп чыккан дип санаучылар да, болгар нәселеннән дип әйтүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, үз гореф-гадәтләренә тугрылык саклап, телне, динне яшь буынга сеңдереп яшәп ята бу төбәктәгеләр. Казан кунакларын алар татарларга хас ачык ягымлы йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар, уңайлы итеп урнаштырдылар. Мәктәп директоры Фәрит Дәүликамов студентлар һәм галимнәрнең бер үтенечен дә кире какмады. Кикино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Баткаевага да рәхмәтле казанлылар. Әлеге авылдан килеп, университетыбызда укучы студент Венера Дәүликамова да экспедиция уңышлы булсын өчен янып-көеп йөрде: алдан ук авыл җитәкчелеге белән сөйләшеп куйган, Пензадан ук каршы алды, өйләренә чакырып кунак итте, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.
Бу авылда үткәргән һәр көн төрле-төрле вакыйгаларга, очрашуларга бай булды. Шул бер атна эчендә студентлар авыл халкы, мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче балалар белән аралашырга, Гайшә – Маһирә мәчете, якын-тирәдәге истәлекле урыннар белән танышырга, күрше авылда оештырылган Келәүне күрергә дә өлгерде. Бу төбәкнең халкы шулай киң күңелле, кунакчыл булуына КФУ студентлары сокланып кайтты һәм алар сәфәр вакытында бар эштә дә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтле. һәр өйдә җыр-моң яратучы, сүзгә оста кешеләр. Алар хәтта шәхси әйберләрен дә кызганмыйча, тикшеренүләр өчен, Казан студентларына биреп җибәрделәр. Казанлылар аеруча бу төбәк диалекты белән дә нык кызыксынды. Әйтик, алар “аш”ны – ышти, - “кабартма”ны – пипи диләр. Әлеге үзенчәлекләр экспедициягә барган кызларның фәнни мәкаләләрендә урын алачак.
Филология һәм сәнгать институтының шушы төркем студентлары әлеге сәфәрне оештырган югары уку йорты җитәкчелегенә, мөгаллимнәре - татар теле тарихы һәм төрки телләр белеме кафедрасы укытучылары Фәнүзә Нуриева һәм Энҗе Кадыйровага зур рәхмәтле. Аларның шундый тырыш, өлгер һәм җитез булулары уңышлы нәтиҗәләргә алып килде. Студентлар бай диалектологик материал туплады, Татарстаннан читтә урнашкан, әмма чын татар рухын саклап яшәгән авыл халкы белән күрешү, аралашу, һичшиксез, студентларда зур тәэсир калдыргандыр. Кикино авылының үз тарихы, татар милләте үсешенә керткән үз өлеше бар. Яшьләре дә тәртипле, ачык йөзлеләр. Димәк, авылның киләчәге дә якты, куанычлы булыр.