belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Салих Сәйдәш – безнең күңелләрдә

Салих Сәйдәш – безнең күңелләрдә

1 Jul, 2013 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Салих Сәйдәш – безнең күңелләрдә
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһапова Розалия Рәсим кызы

Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда, Җамалетдин абый белән Мәхүбҗамал апа гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Бик кызганыч, Салихның туарына берничә көн кала әтисе үлеп китә. Бәләкәй Салихны әтисе бер тапкыр да кулына тотып сөя алмый. Балаларның сигезе нәни чакта ук үләләр. Шулай итеп, Салих әнисе, Әминә апасы белән туганнары – Рауза һәм Насретдин Хамитовлар гаиләсендә яшиләр. Насретдин җизнәсе аны алу-сату эшенә өйрәтмәкче була. Әнисе дә бу теләкне хуплый. Ләкин Салихның үзенең күңеле һич кенә дә бу эшкә ятмый. Кибеткә дип чыгып китә дә, чормага менеп, үз янына малай-шалайларны җыеп, гармун уйный. “Әнием, зинһар өчен, мине кибеткә кума, мин барыбер музыкант булачакмын”, - ди Салих. Һәм әнисе дә еллар үткәч улын төшендә гел музыкант итеп күргәнен искә ала.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Салих Сәйдәш – безнең күңелләрдә.zip17.45 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Тематика: 
Салих Сәйдәшев
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.07.2013 - 14:45):https://belem.ru/node/4062