AIRE - мобиль телефонны кору маскасы
28 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Бразилия галиме Жуа Пауло Ламмоглиа үзенә бер төрле кызык концепция тәкъдим итә. Бу концепциянең асылы: кеше сулаган энергияне файдалы якка юнәлтү, мәсәлән, мобиль телефонны кору. Автор әлеге ачышы өчен премия белән бүләкләнә, тик дизайн ягыннан гына.
AIRE исемле электрон маска белән төрле җирдә дә кулланып була: саф һавада, йөгергәндә яки физик күнегүләр башкарганда, бинада, йоклаганда һ.б.
Маска эчтә урнаштырылган кечкенә җил турбиналары хисабына эшли. Әлеге турбиналарны кеше үз сулышы белән әйләндереп тора, шуның нәтиҗәсендә энергия бүленеп чыга. 2011 елда галим энергетикада иң яхшы юнәлеш дигән «Red dot» премиясен ала.