Иң оператив спорт хәбәрләре - Казан халкы өчен
Тиздән “Радио Спорт” башкалабыз спорт сөючеләрен дә шатландыра башлый. 5 июль көнне, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга бер көн кала, Казанда радиостанциянең тантаналы ачылышы була.
Россиянең 7 шәһәрендә сөйләүче “Радио Спорт”, ниһаять, Казанга да килеп җитте. Даими рәвештә иң эре спорт чараларыннан туры трансляцияләр, аналитик тапшырулар, танылган спортчылар белән әңгәмәләр тәкъдим итеп торучы бу радио спорт белән кызыксынучылар өчен зур табыш.
“Радио Спорт” Казанда узачак Бөтендөнья Студентлар Уеннарында Россия җыелма командасының мәгълүмати партнеры. Шуңа да ул оператив рәвештә Татарстан һәм Россиянең эре шәһәрләре (Мәскәү, Владимир, Карачаевск, Липецк, Ставрополь, Тамбов, Чиләбе) халкын ярышлар барышы һәм спортчыларыбызның уңышлары белән таныштырып барачак.
5 июль көнне Камал театры мәйданында “Радио Спорт”ның интерактив студиясе ачылыр дип ниятләнә. Бу тарихи чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Казанлыларны спорт бәйрәме белән котларга шулай ук Николай Валуев, Марат Сафин, Евгений Кафельников, Игорь Акинфеев һәм башка бик күп танылган спортчылар киләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru
P.S. Белем.ру порталы әлеге радио эфирында тапшырулар татар телендә дә алып барылыр, дип көтеп кала.