КФУ абитуриентлары сорауларын call-үзәк аша юллый ала
Абитуриентлар эш көннәрендә – иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә кадәр, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр КФУның 8 (843) 221-33-33 бердәм номерына шылтырата ала.
Казан федераль университетында кабул итү комиссиясе эшли башлаганга җиде көн узды. Бу вакыт эчендә абитуриентларга кабул итү кампаниясенең барлык үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирүгә игътибар ителә.
Укырга керергә теләүчеләр һәм аларның ата-аналары Казан университеты сайты аша үзләрен кызыксындырган мәгълүмат ала ала. Бер ел элек КФУ call-үзәк тә ачты.
Кабул итү комиссиясе секретаре Сергей Ионенко сүзләренчә, бөтен кеше дә сайттан файдаланмый, шуңа күрә без “кайнар элемтә”не эшләтеп җибәрдек. Абитуриентлар эш көннәрендә – иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә кадәр, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр КФУның 8 (843) 221-33-33 бердәм номерына шылтырата ала. “Кайнар элемтә” кабул итү комиссиясенең эшен сизелерлек җиңеләйтә.
Абитуриентларны күбрәк медицина күзәтүе, тулай торак, төрле әзерлек юнәлешләре турында сораулар кызыксындыра.
Кабул итү комиссиясенә көн саен йөзгә якын хат килә. Аларга махсус билгеләнгән кеше җавап бирә. Шулай ук күп сораулар социаль челтәрләр - вКонтакте, твиттер аша бирелә. Анда КФУның махсус төркемнәре булдырылган.
Шулай ук UniverTV инициативасы буенча кабул итү кампаниясе турында ректорат, институт директорлары, факультет деканнары һәм кабул итү комиссиясе вәкилләре катнашында туры эфирлар оештырыла. Әлеге эфирларның язмаларын КФУ сайтында табарга мөмкин. Бу хакта матбугат үзәге хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru