"Зәңгәр шәл" спектакле Универсиада вакытында рус, инглиз, испан һәм француз телләренә синхрон тәрҗемә ителәчәк
8-14 июльдә – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Мәдәни программасы кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Казан кунакларына үзенең иң популяр 7 спектаклен тәкъдим итә. Спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Бу юлы легендар спектакль берьюлы дүрт телгә - рус, инглиз, француз һәи испан телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.
8 июльдә "Зәңгәр шәл" спектакле рус, инглиз, француз һәм испан, башка спектакльләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителә.
Әлеге спектакль татар театрының символына әверелде. Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1962 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр әдәбият күзлегеннән бик үк көчле булмаса да, пьесага, яшерен шигъри шифр итеп, ир-ат һәм хатын-кыз милли идеалының мәңге яшь, мәңге гүзәл образлары, халыкның ирексөяр холкы, туган җиренә мәхәббәте салынган. Татар театры феноменын аңлар өчен, “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк.
Универсиада көннәрендә Камал театры сәхнәсендә шулай ук театрның барлык мэтрлары катнашкан “Бабайлар чуагы”, узган сезон премьерасы – кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык”, татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган “Кыю кызлар” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 11 ел “яшәве” дәверендә күпсанлы бүләкләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган “Кара чикмән” спектакле бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә ахыргы мәртәбә куелачак.
13 июльдә Камал театры тамашачыларның иң яраткан спектакле – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре”н күрсәтәчәк. “Гөргөри кияүләре” – керәшеннәр тормышын чагылдырган җырлар, көйләр, биюләр белән тулы этнографик комедия. Ул инде 18 ел дәвамында тулы заллар җыя.
Мәдәни Универсиада спектакльләре циклы Фәтхи Борнаш пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлана. Яшьлек һәм сөю хакындагы күңелгә үтеп керә торган әлеге әсәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук язылган. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштергән. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип уйлыйбыз, дип хәбәр итәләр театрдан.
Чыганак: 8-14 июльдә – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Мәдәни программасы кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Казан кунакларына үзенең иң популяр 7 спектаклен тәкъдим итә. Спектакльләр циклы театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән ачыла. Бу юлы легендар спектакль берьюлы дүрт телгә - рус, инглиз, француз һәи испан телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк.
8 июльдә "Зәңгәр шәл" спектакле рус, инглиз, француз һәм испан, башка спектакльләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителә.
Әлеге спектакль татар театрының символына әверелде. Тамашачының аңа игътибары кимеми, ул 1962 елдан бирле татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр әдәбият күзлегеннән бик үк көчле булмаса да, пьесага, яшерен шигъри шифр итеп, ир-ат һәм хатын-кыз милли идеалының мәңге яшь, мәңге гүзәл образлары, халыкның ирексөяр холкы, туган җиренә мәхәббәте салынган. Татар театры феноменын аңлар өчен, “Зәңгәр шәл”не карарга, аны вакыйгалар тезмәсе буларак кына түгел, ә куәтле эмоциональ агым итеп кабул итәргә кирәк.
Универсиада көннәрендә Камал театры сәхнәсендә шулай ук театрның барлык мэтрлары катнашкан “Бабайлар чуагы”, узган сезон премьерасы – кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык”, татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган “Кыю кызлар” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 11 ел “яшәве” дәверендә күпсанлы бүләкләр һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган “Кара чикмән” спектакле бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә ахыргы мәртәбә куелачак.
13 июльдә Камал театры тамашачыларның иң яраткан спектакле – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Гөргөри кияүләре”н күрсәтәчәк. “Гөргөри кияүләре” – керәшеннәр тормышын чагылдырган җырлар, көйләр, биюләр белән тулы этнографик комедия. Ул инде 18 ел дәвамында тулы заллар җыя.
Мәдәни Универсиада спектакльләре циклы Фәтхи Борнаш пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Яшь йөрәкләр” спектакле белән тәмамлана. Яшьлек һәм сөю хакындагы күңелгә үтеп керә торган әлеге әсәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ук язылган. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштергән. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип уйлыйбыз, дип хәбәр итәләр театрдан.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru