Удмуртиянең Можга шәһәрендә Сабан туе узды
26 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
23 июнь көнне Удмуртиянең Можга шәһәрендә татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Мәйдан «Можга» мәдәни-спорт үзәге территориясендә урнашкан. Сабан туе бәйрәме иҗади коллективлар концерты белән башланып, мәйданда милли уеннар белән давам итте. Әлбәттә, Сабан туе милли көрәш һәм атлар чабышыннан башка узмады.
Оештыручылар әйтүенә караганда, махсус кунаклар - Татарстанның Менделеевск районыннан иҗади коллективлар булды.
Шулай ук әйтеп үтәргә кирәк, инде икенче ялларга Ижауның Киров исемендәге паркында республика Сабан туе узачак.