Игътибар! БДИның беренче нәтиҗәләре!
Россия Федерациясендә агымдагы елда узган Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре мәгълүм. 2007нче ел белән чагыштырганда БДИда катнашкан субъектлар саны арткан. Бу БДИга кертелгән 12 фәнгә дә кагыла (химия, информатика, инглиз теле, немец теле, француз теле, җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, география, рус әдәбияты, рус теле). Ә менә теге яки бу предмет буенча имтихан тапшырган укучылар саны төрле.
Мисал өчен, химиядән былтыр 30 133 кеше имтихан бирсә, быел бу сан – 30 037. Шулай ук физика, тарих, биология фәннәреннән дә быел азрак укучы сынау ала. Күрәсең, былтыр бу фәннәрдән алынган “икеле” билгеләре уйландыргандыр. 2007 елда “икеле” билгесе химия фәненнән шактый алына. Шулай ук былтыр физика, тарих, геогрфия џәм рус әдәбиятыннан “икеле”ләр максималь була. Чит телләргә килгәндә, инде хәбәр ителгәнчә, мәктәп укучылары немец телен начар белә.
Кызыклы факт, гадәтта, төгәл фәннәр авыррак бирелә. Ләкин былтыр да, 2008 елда уздырылган нәтиҗәләр буенча да укучылар әдәбият фәнен начар бирә. 2007 елда иң күп “икеле”не бу фәннән алалар (20,5% укучы), быел исә – 25,3%.
Югары билге – “бишле”не алучылар да төрле. Химия, информатика, инглиз џәм немец телләреннән “бишле” алучылар кимегән. Француз теле, җәмгыять белеме, физика, тарих, географиядән киресенчә арткан.
Ә хәзер максималь балл алучылар турында. Шулай ук кызыклы факт – быел иң күп максималь балл җыючы фәннәр арасында физика да бар – 81 укучы, былтыр бу сан 28 генә була. Химия фәненнән 73тән 40ка кимегән, информатика, җәмгыять белеме, география, рус әдәбиятыннан 100 балл алучы чыгарылыш сыйныф укучылары арткан. Рус теленнән 2007 елда 951 кыз џәм малай 100 балл җыя, быел бу сан әлегә 628. Соңгысы әле төгәл түгел, 628 эштән 72се киредән федераль предметлы коммиссиягә җибәрелгән.