belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Якынча 80% югары баллы БДИ эшләре таләпләрне бозып башкарылган

Якынча 80% югары баллы БДИ эшләре таләпләрне бозып башкарылган

24 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Якынча 80% югары баллы БДИ эшләре таләпләрне бозып башкарылган

Рособрнадзор БДИ эшләрен яңадан тикшерергә чакыра, чөнки югары баллы эшләрнең (80 балл һәм аннан югары булган эшләр) саны бик күп булган, дип хәбәр итә "Коммерсант” газетасы.

“Тикшерүчеләр тикшерелгән эшләрдә 77 % хата таптылар. Тикшерү вакытында яртысыннан артык эшләргә 1 дән алып 4 баллга кадәр, урыны белән аннан да күбрәк баллар өстәлгән булган”, - дип хәбәр итә "Коммерсант" басмасы.

Комиссия 18 регионда (Брянск, Воронеж өлкәләре, Дагестан, Ингушетия, Калмыкия һ.б.) югары баллга ия булган эшләрне тикшергән. Статистика буенча бу регионнарда аерым фәннәрдән 100 баллга язылган эшләрнең саны күпкә артык. Федераль фән комиссияләре әлеге вакытка 1360 эшне яңадан тикшергән, БДИның беренче дулкыны буенча яңадан 5 меңгә якын эш тикшерелеп чыгар дип көтелә.

Чыганак: http:// kommersant.ru/doc/2218633

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.06.2013 - 15:02):https://belem.ru/node/4032