belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә!

Укытучылар "Татар иле"н үзләштереп килә!

9 Apr, 2013 root 6
"Татар иле" татар социаль челтәре

Татар интернеты белән даими кызыксынып торучы кулланучылар мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәренең мәгълүмати-ресурслы бүләкләре ачылуы белән таныштыр инде. Шушы 3-4 ай эчендә "Татар иле" проектының бер-бер артлы яңа бүлекләре (бүгенге көндә 11 зур бүлек) дөнья күреп килде:

- веб-каталог;

- татар энциклопедиясе;

- онлайн-китапханә;

- истәлекле даталар;

- Бөтендөнья татар конгрессы сәхифәсе;

- татар дөньясы яңалыклары;

- сораштырулар;

- аудиолар;

- видеолар;

- фотолар.

Әлеге проектлар үзенә күрә аерым гына да эшли алырлык проектлар булсалар да, аларның барысы да бер система - социаль челтәр платформа нигезендә берләштерелә. Әлегә барлык проектлар өчен төп бит булып "Татар иле"нең баш бите хезмәт итә - http://tatarile.org адресы буенча кереп һәр проектка күчеп була.

Проектның нигезен тәшкил иткән "Аралашу" бүлеге (http://tatarile.org/aralashu) исә февраль ахырында ачылып китте. Әлеге вакытта проект тест режимында эшли, моңа карамастан Аралашу бүлегенә социаль челтәрләрдә булган барлык төп сыйфатлар да хас диярлек.

Татар телендә аралашырга теләгән кулланучыларга, теләсә кайсы социаль челтәрдәге кебек үк, башта системада теркәлергә кирәк. Аннары кулланучының электрон почтасына раслауны сораган хат җибәрелә, әлеге хаттагы сылтама буенча кулланучы шунда ук үз профиленә күчерелә. Сәхифәң башкаларны кызыксындырсын, дус-танышлар күбрәк булсын дип телисең икән - профильне тулыландырырга кирәк. Моның өчен аватар буларак фото өстәргә, үзең турыңда мәгълүматны язып чыгарга, үз сәхифәңдә язмалар урнаштырырга була.

Шунысы күңелле, Аралашу бүлеге ачылуның беренче көннәреннән үк социаль челтәрдә укытучылар һәм укучылар теркәлә башладылар, алар тарафыннан файдалы һәм кызыклы төркемнәр булдырылды һәм матур гына эшләп киләләр.

Ә инде татарча аралашырга теләгән, әмма әлегә телне начар белгән яисә белмәгән кулланучылар өчен якын арада онлайн режимда татар телен өйрәнү системасы ачылып китәр, дип планлаштырыла. Бүгенге көндә проектның әлеге бүлеген сынау бара.

Likes: 
 

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

4 Май, 2013 - 08:39

Permalink

Фән яңалыклары

"Фән яңалыклары" дип исемләнгән тагын бер төркемгә язылырга тәкъдим итәбез: http://tatarile.org/aralashu/group/154


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

18 Апрель, 2013 - 18:55

Permalink

Белем.руның Татар илендә үз төркеме булдырылды!

Белем.руның Татар илендә үз төркеме булдырылды! Татар илендәге кулланучылар, әлеге төркемгә язылып, хәзер яңалыкларыбызны Татар илендә дә укып бара алалар!

Төркемебез адресы: http://tatarile.org/aralashu/group/74

Керегез, язылыгыз!


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

10 Апрель, 2013 - 14:12

Permalink

Шатлыгыбыз зур, рәхмәт сезгә!

Мин татар теле укытучысы. Барыбыз өчен дә зур ярдәм бу. киләчәге гомерле булсын!

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

10 Апрель, 2013 - 00:11

Permalink

Зур рәхмәт!

Яхшы теләкләрегезгә зур рәхмәт барыгызга да!!!


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Кунак сурәте

Кунак

9 Апрель, 2013 - 23:16

Permalink

Зыялылар өчен - затлы проект!

Татар йөрәкле татарларның җыелу урыны бу. Сез дә кушылыгыз!

Кунак сурәте

Кунак

9 Апрель, 2013 - 22:45

Permalink

Рәхмәт

Афәрин! Бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!


URL (яңартылу датасы: 09.04.2013 - 21:46):https://belem.ru/node/4011?page=0