Сыйфат
Сыйфат – борынгы сүз төркемнәренең берсе. Сүз төркемнәре буларак, ул беренче грамматикаларда ук бүленеп чыгарыла. Әйтик, унсигезенче-унтугызынчы йөзләрдә телчеләр И.Гиганов, М.Иванов, Г.Мәхмүдов, К.Насыйри һәм башкалар төзегән грамматикаларда сыйфатларның мәгънәсе, ясалышы, аларның типологик үзенчәлекләре һәм кулланышы турында тулы мәгълүмат бирелә.
1905 елгы революциядән соң, ягъни грамматика проблемаларын планлы рәвештә өйрәнә башлагач, телчеләр М.Корбангалиев, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров һәм Х.Бәдигый хезмәтләрендә татар телендәге барлык сүз төркемнәре белән бергә, сыйфатның да ясалышына һәм төрләнешенә шактый игътибар бирелә.
Бигрәк тә Вәли Хангилдинның (1954) һәм Диләрә Тумашеваның (1978) хезмәтләрендә, шулай ук СССР Фәннәр Академиясе һәм Казан Дәүләт Педагогия Институты авторлар коллективлары төзегән грамматикаларда сыйфат сүз төркеменең лексик-семантик ягы белән бергә, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре тирәнтен өйрәнелгән. Моннан тыш Фоат Ганиев хезмәтләрендә сыйфатларның ясалышы тирән яктыртылган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сыйфат. Курс эше | 38.65 KB |