belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Ә сез театрга еш йөрисезме?

Ә сез театрга еш йөрисезме?

20 Mar, 2013 root 0
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
Габдулла Кариев

"Казан тамашачысы һәм мәркәзебез кунаклары игътибарына! Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сезне үзенең спектакльләренә чакыра!

- 22 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары",

- 29 мартта Г. Камал театры бинасының кече залында Рабит Батулланың "Зәйтүнәкәй",

- 30 мартта Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектакле күрсәтеләчәк. Сезне спектакльләребездә көтеп калабыз!" - дип Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры безгә якын арада булачак репертуарын хәбәр итте.

Әлбәттә, бу һәм башка спектакльләргә язгы каникул вакытларында һәм гомумән килеп чыгу һәркемнең мөмкинлегендә. Файдалы ял итү белән бергә татар театр сәнгате белән танышуның әле беркемгә дә комачаулаганы юк. Әле үзебезнең Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин театрлары һ.б. театрларыбыз бар!

Шуңа күрә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чакыруына без дә кушылабыз, ялларыгызның файдалы үтүен теләп калабыз!

Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.03.2013 - 17:55):https://belem.ru/node/3998