belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

8 Mar, 2013 root 0
Халыкара хатын-кызлар көне

"Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда" - диләр. Әмма әйтелгән бу матур сүзләр дә хатын-кызларның бер ягын гына чагылдыралар. Гүзәл затларыбызның киң күңелен, мәрхәмәтлелеген, акылын, үткерлелеген һәм башка сыйфатларын бер җөмләдә генә әйтеп бирү мөмкинме икән?

Тормышның, дөньяның нинди генә булуына карамастан, хатын-кызларыбызның матурлыгы йөзләрендә дә, эчке дөньяларында балкысын, кечкенәдән алынган белем-тәрбия еллар узган саен ныгый гына барсын, саулык-сәламәтлек, шатлык-бәхет сезгә юлдаш булсын иде!

Йөзләрегездә бүгенге кебек балкыган шатлык хисләре еллар дәвамында саклансын, елның һәр көне бүгенге бәйрәм көнедәй бәхет-шатлык китерсен!

Ихтирам белән, "Белем.ру" порталы җитәкчесе Раил Гатауллин

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.03.2013 - 08:50):https://belem.ru/node/3995