Дуслык хакы
Укучылар, экранга игътибар белән карыйк әле. Менә безнең шушындый схема килеп чыкты. Без зур түгәрәкләр белән хикәядәге вакыйгаларны, кечкенә түгәрәкләр белән хикәядә катнашкан образларны билгеләдек. Беренче вакыйгада Шөһрәт белән Гадилә менә ничек якын (схемада күрсәтү), алар дуслар иделәр. Шушы вакыйгалардан соң, алар бер-берсеннән ерагайдылар (схемада күрсәтү), дуслыклары югалды. Ни сәбәпле ерагайдылар соң алар? (...)
- Әйе, кешегә яхшылык эшләү – бик күркәм гадәт. Әмма шуның белән гел мактанып, кешенең исенә төшереп тору, эшләгән бөтен яхшылыгыңгы җимерә дә ташлый. Ә масаюга, ялкаулыкка бирелмәс өчен кешегә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз? (...)
- Әйе. Сез аларны кайсы образларда күрдегез? (Тәлгать, Гадилә. Шул юлларны китаптан табып уку.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дуслык хакы (6 нчы сыйныфта Ф.Яруллинның «Ак төнбоек» әсәрен өйрәнү) | 24.4 KB |