Э.Фәттахов: "Дәреслекләр югары сыйфатлы булырга, укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны да канәгатьләндерергә тиеш"
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә министрлык карамагындагы Республика эксперт советының беренче утырышы узды.
Министр үз чыгышында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, гамәлдәге һәм яңа басыла торган дәреслекләрне ныклап анализлау зарурлыгын белдерде. Ул яңа буын дәүләт федераль белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә торган сыйфатлы уку әдәбиятын эшләүдә Республика эксперт советының әһәмиятле ролен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, дәреслекләр югары сыйфатлы булырга, укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны да канәгатьләндерергә тиеш.
Эксперт советы рәисе Дания Заһидуллина үз чыгышында төбәк дәрәҗәсендә эшләнә торган дәреслекләрнең сыйфатын яхшыртуның төп бурычларын билгеләп үтте. Республиканың белем бирү учреждениеләрендә дәрес вакытында кулланыла торган татар теле һәм әдәбияты буенча программаларны камилләштерү мәсьәләсенә тукталды.
Министрлыкның белем бирү процессын укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү секторы мөдире вазыйфаларын башкаручы Әнисә Морозова утырышта катнашучыларны республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан әзерләнгән дәреслекләрен анализлау һәм аларның эчтәлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр белән таныштырды
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat ("Татар – информ" МА материаллары буенча)